news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның берничә урамында машина юлы ябыла

Казан шәһәре Башкарма комитеты машина йөртүчеләргә әлеге урыннарны әйләнеп үтү маршрутын алдан ук күзаллап куярга киңәш итә

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге хәбәр иткәнчә, башкалабыз Казанның берничә урамында машина юлы ябыла.
Быел 19 майдан 3 июньгә кадәр җылылык үткәргечкә капиталь ремонт ясалу сәбәпле, Чехов урамындагы 11 нче торак йорттан алып Лесгафт урамына кадәр юл транспорт өчен тулысынча ябыла.
Магистраль җылылык үткәргечкә ремонт эшләре уздырылганга күрә, 19 майдан 25 июльгә кадәр Чапаев урамындагы 17 нче торак йорттан алып Айдаров урамына кадәр транспорт хәрәкәте тулысынча туктатыла.
 Канализация коллекторын ремонтлау белән бәйле рәвештә 19 майдан 30 июньгә кадәр Учительская һәм Шевченко урамнары чатында юл ябыла, ләкин ул турыдан әйләнеп үтү мөмкинлеге карала.
Казан шәһәре Башкарма комитеты вакытлыча булган шушы уңайсызлыклар өчен гафу үтенеп, машина йөртүчеләргә әлеге урыннарны әйләнеп үтү маршрутын алдан ук күзаллап куярга киңәш итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot