Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның берничә бинасы зәңгәр утлар белән яктыртылды
Әлеге акция дөньяның бик күп шәһәрләрендә 2 апрельдә – аутизм турында мәгълүмат тарату көнендә уза.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”, Валерия Белова). Бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат тарату көне уңаеннан берничә Казан бинасы зәңгәр утлар белән яктыртылды.
Аутизм — психик тайпылышлы авыру, ул баш мие зарарлану белән бәйле. Социаль бәйләнеш аз, мәнфәгатьләр һәм эшчәнлек чикләнгән булу белән характерлана ул. Авыру биш яшькә кадәрге балаларда барлыкка килә.
“Татарстанда балалар аутизмы, атипик аутизм белән 18 яшькә кадәрге 515 бала чирли”, дип сөйләделәр “Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Дөньякүләм акциягә Татарстан башкаласында 10 объект, шул исәптән Казан кремле, КФУ һәм “Казань-арена” стадионы кушылды.
Аутизмга багышланган акция бүген АКШ, Австралия, Италия, Япония, Һиндстан, Кытай, Польша, Мисыр, Бразилия һәм башка илләрдә уза. Россия шәһәрләре арасында алдагы елларда әлеге акциягә Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Белгород, Воронеж, Люберцы, Кострома, Новосибирск кушылган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз