news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның беренче рок-төркеме 25 елдан соң кабат концерт бирде

Казанда беренче татар рок-төркемен Финляндия татары Дәниз Бәдретдин 1992 елда оештырган.

Казанның беренче рок-төркеме 25 елдан соң кабат концерт бирде
Михаил Захаров

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда беренче рок-төркем оештырган Финляндия татары, рок-музыкант Дәниз Бәдретдин һәм аның «KGB» яки «Kazan Gruppası Bedretdin» төркеме озак еллардан соң кабат берләшеп концерт куйды. Әлеге концерт Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты сәхнәсендә тәкъдим ителде.

Казанда беренче татар рок-төркем 1992 елда оештырылган. KGB җырлары 70нче еллар блюз- һәм прогрессив рогына мәхәббәте белән сугарылган. Төркем Россия һәм Финляндиядә чыгыш ясаган, ә 2003 елда «Tatarstan Poyezi» альбомын чыгарган. Әлеге концерт — озак паузадан соң музыкантларның беренче зур чыгышлары.

«KGB» төркеменең чыгышы “Yummy music” лейблы һәм аның лидеры Ильяс Гафаров ярдәме белән оештырылган.

Концерт сәгатьтән артык барды һәм музыкантлар төркемнең шул чактагы репертуарын башкарды. Дәниз Бәдретдин татар һәм инглиз телләрендә һәр җырның тарихын сөйләде.

Концертның кунагы буларак музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов төркемгә кушылып җыр башкарды.

Концертның икенче кунагы - Azat Sound System төркеме лидеры, гитарист һәм джаз, фанк, этно-музыкант Азат Гыйлметдинов авырып китү сәбәпле катнаша алмады.

“Беренчедән, бу чыгыш ностальгия булса, икенчедән, моны 25 ел элек аңламадылар. Әле аңлый башладылар, - диде Дәниз Бәдретдин “Татар-информ” хәбәрчесенә концерттан соң. - Сездә бит хәзер яңа буын заманча музыка барлыкка килде. Шуңа да моны яңадан мәйданга чыгарасым килде. Минемчә, безнең бу музыкага вакыт “теше” тимәгән”.

«KGB» төркемен тыңларга очраклы кешеләр түгел, нигездә аны 25 ел элек яшьлегендә тыңлаган, музыкантларны белгән һәм яраткан тамашачы килгән иде.

Дәниз Бәдретдин тулыландырып концертны тагын кабатларга вәгъдә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100