Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның бер урамына СССРның халык артисты Азат Аббасов исеме бирелә
Якын көннәрдә әлеге урамнарда адрес атрибутикасы урнаштырылачак.
(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). Казанның Совет районында Азат Аббасов, Умырзая һәм Удивительная урамнары барлыкка киләчәк. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитетның бүген бастырылган карарында җиткерелә, дип искәртә мэрия матбугат хезмәте.
Билгеләп үтәбез, яңа урамнарның берсе татар опера җырчысы, СССР халык артисты, Казанның Мактаулы гражданины Азат Зиннәт улы Аббасов (1925-2006) исемен йөртәчәк.
Якын көннәрдә әлеге урамнарда адрес атрибутикасы урнаштырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз