news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның бер тернәкләндерү үзәгендә Яшь сайлаучы көне уза

Чара вакытында үзәктә тәрбияләнүчеләрне сайлаучыга багышлау тантанасы була

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Алия Сабирова). Һәр ел саен февральнең өченче якшәмбесендә Яшь сайлаучы көне үткәрелә. Быел ул 21 февральгә туры килә.
Казанда бу датага багышланган чаралар узачак. Күптән түгел Казан муниципаль берәмлегенең Сайлау комиссиясе Мәгариф идарәсе белән бергә “Без киләчәкне сайлыйбыз” исеме астында балалар рәсеме һәм “Мин - булачак сайлаучы” исеме белән иң яхшы сочинение, иң яхшы мәктәп газетасына конкурс игълан итте.
Конкурс нәтиҗәләре Яшь сайлаучы көне алдыннан игълан ителәчәк.
Ә бүген Р.Зорьге урамында урнашкан физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрнең тернәкләндерү үзәгендә Яшь сайлаучы көне узачак, үзәктә тәрбияләнүчеләрне сайлаучыга багышлау тантанасы була.
Моннан тыш, очрашу вакытында игълан ителгән конкурсларга йомгак ясалачак.
Бу чара Казанның Сайлау комиссиясе шәһәрнең Халыкны социаль яклау идарәсе белән бергә үткәрелә.
Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлегендә белдерүләренчә, бу чаралар физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны сайлау процессына җәлеп итү, шулай ук сайлау хокукларын чынга ашыру өчен үткәрелә. Очрашуның максаты - сайлау процессында катнашучыларга мәгълүмат бирү һәм сайлаучыларның хокукый культурасын күтәрү.


news_right_1
news_right_2
news_bot