news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның бер сәүдә үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак

Чара 19 ноябрь көнне 10нан 16 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 19 ноябрь көнне Мәшгульлек үзәге Казанның Җиңү проспекты, 141нче йорт адресы буенча урнашкан "Мега" сәүдә үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үткәрәчәк. Чара 19 ноябрь көнне 10нан 16 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Биредә эш бирүчеләр ярминкәгә килүчеләрне хезмәт шартлары, тиешле таләпләр белән таныштырып, аларның сорауларына җаваплар бирәчәк. Үзәк белгечләре эшкә урнашу, һөнәри белем алу һәм яңадан әзерлек, социаль гарантияләр, пенсия белән тәэмин ителеш буенча консультация дә бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot