news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның бер ишегалдында көчле җил нәтиҗәсендә машина өстенә агач ауган

Гадәттән тыш хәл бүген көндез Вишневский урамындагы 14нче йорт ишегалдында булган.

Казанның бер ишегалдында көчле җил нәтиҗәсендә машина өстенә агач ауган
соцсети, Полина Шевчук

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Казанның бер ишегалдында көчле җил нәтиҗәсендә машина өстенә агач ауган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Аларның әйтүенчә, гадәттән тыш хәл бүген көндез Вишневский урамындагы 14нче йорт ишегалдында булган.

Моннан тыш, алар агентлыкка Восстание урамында да җилнең тротуарга зур гына бер агачны аударуы хакында хәбәр итте. Беркем дә зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot