news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның бер балалар бакчасында әти-әниләр чиратлашып няня булып эшли

Кайбер ата-аналар ризасызлык белдергәндә, башкалары тәрбиячене яклый.

Казанның бер балалар бакчасында әти-әниләр чиратлашып няня булып эшли
Рамил Гали

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «XXI гасыр» торак комплексында урнашкан 162нче санлы балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең берсе ата-аналарның «ватсап» төркемендә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән — чиратлашып балаларны карарга чакырган. Бу турыда «Татар-информ»га әниләрнең берсе хәбәр итте.

«Балалар бакчасында кадрлар кытлыгы. Няня больничныйда булганда, без тәрбиячеләргә булышабыз. Бүгенге коронавирус таралган көндә балалар өчен аеруча борчылабыз, әти-әниләр медицина тикшерүе узмаган, белешмәләре юк. Соңгы тапкыр табиб янына кайчан барганнарын кем белсен», — диде ул.

Ата-аналар чиратлашып савыт-сабалар юарга, ашарга тезәргә, караватларны җыярга, балаларны урамга чыгарып йөртеп керергә булыша.

162нче санлы балалар бакчасы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Гөлназ Кашапова әлеге хәлне раслады.

«Әти-әниләр тәрбияче урынында эшләми, ә аларга ярдәм итәргә килә, җыештыралар. Үз теләкләре белән киләләр. Сакчыга килергә тиешле әти-әниләр исемлеген калдырам, шул исемлек буенча керәләр. Битлек һәм перчаткалар белән киләләр. Медицина белешмәләрен караган юк», — диде Гөлназ Кашапова.

Аның сүзләренчә, кече тәрбияченең хезмәт хакы — 12 мең сум. Бу районда андый хезмәт хакына кеше табу мөмкин түгел.

Казан шәһәре Мәгариф идарәсендә: «Балалар бакчасын персонал белән тәэмин итү проблемасы чыннан да бар. Җитәкче вазифаларын башкаручы кеше учреждениегә яңа хезмәткәрләрне җәлеп итү буенча барлык кирәкле чараларны күрә. Ата-аналарның балалар бакчасы төркеме эшчәнлегендә катнашу мәсьәләсе Казан шәһәре Мәгариф Идарәсе тарафыннан контрольгә алынды», — дип аңлатма бирделәр.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Эльвира Измайлова безнең редакциягә белдергәнчә, ата-аналарны кече тәрбияче вазифаларын башкаруга җәлеп итү мөмкин түгел. Хезмәткәр булмаса, аның вазифаларын үзенеке белән берләштерергә риза булган башка хезмәткәргә йөкләргә мөмкин.

Ата-аналар әниләрне ярдәмгә чакырган тәрбиячене проблема китереп чыгаруда гаепләп, аны эшеннән җибәрергә мөмкиннәр дип борчыла.

«Без үзебез ярдәм итәргә теләдек. Тәрбиячебез бик яхшы, балалар да аны ярата», — ди кайбер әти-әниләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100