Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Беломорская урамында “зебра”да 10 яшьлек малайны машина бәрдергән
Имгәнгән малайны Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда Беломорская урамында “зебра”да 10 яшьлек малайны җиңел машина бәрдергән. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте бүген Казанның Авиатөзелеш районында булган. Беренчел мәгълүматларга буенча, “Шевроле” җиңел машинасын йөртүче җәяүлеләр йөри торган “зебра”да 10 яшьлек укучы малайны бәрдергән.
“Татар-информ” агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, малайны Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз