news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Бауман урамында “Мин донор булырга әзер!” дигән акция-флеш-моб уздырыла

Анда катнашучылар кич белән шәһәрнең төнге клубларының берсендәге кичәгә бара

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казанның Бауман урамы, 47 адресы буенча “Мин донор булырга әзер!” дигән акция-флеш-моб башланды. Халыклар бердәмлеге көнендә кан төсендәге футболкаларда килгән “Кан хезмәте” волонтерлары күк йөзенә һава шары рәвешендә 500 йөрәк очырып җибәрәчәк, халык арасында аңлату эшләре алып барылачак. Бу исә җәмгыятьне донорлык проблемаларына җәлеп итү өчен шулай эшләнә.

 

“Мин донор булырга әзер!” акиясе программасына кертелгән чараларның берсе булган бу шау-шулы тамашага ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан салу станциясе баш табибы Евгений Сидорукның да катнашуы көтелә. Әлеге акция донорлыкны үстерү һәм Россия дәвалау учреждениеләрен үзебезнең илдәге куркынычсыз кан һәм аның компонентлары белән тиешле күләмдә тәэмин итүне максат иткән “Үз теләге белән кан һәм аның компонентларын бирүне җәелдерү дәүләт программасы”н Татарстанда гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.  

 

Акциядә катнашучыларның барысы да кич белән шәһәрнең төнге клубларының берсендәге кичәгә бара ала.

 

 

“Үз иреге белән кан бирүне җәелдерү программасы”ның оештыру комитеты вәкиле Оскар Сәмигуллин биргән мәгълүмат буенча, октябрь ае дәвамында республика югары уку йортларында уздырылган сораштырулар нәтиҗәсендә, 1 меңнән артык студентның, кемнеңдер гомерен саклап калу бәрабәренә, үз теләге белән кан бирергә әзер булуы ачыкланган.   

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100