news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Бауман урамында Кемерово шәһәрендә һәлак булучыларны искә алдылар

Кичке сәгать 7дә Бауманда йөзләрчә кеше җыелды.

(Казан, 27 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Казанның Бауман урамындагы сәгать янында Кемерово шәһәренең "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә һәлак булучыларны искә алдылар. Активистлар оештырган митингта йөзләрчә кеше катнашты.

Исегезгә төшерик, бүген шулай ук Казанның Ленин бакчасында да матәм чарасы узды. Кичке биштәге чарага казанлылар бик күп килмәде. Кешенең аз җыелуын шәһәр халкы митинг билгеләнгән вакытта эш сәгатьләре тәмамланмавы белән аңлатты. 18 сәгать 30 минутка билгеләнгән  Бауман урамындагы митингка халык күп җыелды. Барысының да кулында йомшак уенчыклар һәм чәчәкләр. Шәмнәрне һәм ак шарларны бушка өләштеләр.

Матәм чарасына килүчеләрнең күп өлешен яшьләр тәшкил итте.

Казан музыка көллияте студентлары Камилә Җәләлиева һәм София Муклюкова бирегә үз теләкләре белән килүләрен әйтте.

"Социаль челтәрләрдән, бүген шушында җыелып, һәлак булучыларны искә алачаклары турында белдек. Монда сүзләр артык. Ничек шундый хәлне китереп чыгарырга була? Күз алдында шул бер картина: кино залы дөрләп яна, балалар елаша, ә әти-әниләр аларга берничек тә ярдәм итә алмый", - диде кызлар күз яшьләре аша "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Казан музыка училищесы студентлары шулай ук Казандагы сәүдә үзәкләрендә еш булуларын, киноларга еш керүләрен әйтте.

"Инде хәзер каядыр барырга да куркыныч. Кеше гомере турында ниндидер бәла-каза килеп чыккач кына түгел, алданрак уйласыннар, алдарак тикшерсеннәр иде", - диде алар.

София Губеева матәм чарасына биш яшьлек улы Даниил белән килгән. Әни кеше улын кочаклаган килеш күз яшьләрен түкте генә.

"Нәрсә әйтәсең инде монда? Кемдер бүген менә шулай, мин кочкан кебек улын яки кызын кочаклый да, ярата да алмый. Бу - бик куркыныч. Бу - җинаять", - диде ул ярсып.

18.30 сәгатьтә җыела башлаган халык, кичке сәгатьләргә артканнан-арта барды. Якынча исәпләүләр буенча, бер сәгать эчендә матәм чарасына 200ләп кеше җыелды. Килүче-китүче халык төркемнәре һаман алышынып торды.

Исегезгә төшерик, Кемерово шәһәренең "Кышкы чия" сәүдә-күңел ачу үзәгендә 25 март көнне янгын чыкты. Рәсми чыганаклар буенча, янгында 64 кеше янып һәлак булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100