Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Бауман урамында Казан яшь тамашачы театры бәйрәм оештыра
Бәйрәм 8 гыйнварда көндезге сәгать 12дә башлана.
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәктәптә каникулларның соңгы көнендә – 8 гыйнварда Казан яшь тамашачы театры Баумен урамында шәһәр балаларына һәм Казан кунакларына бәйрәм ясарга җыена. Кыш бабай, Кар кызы, башка әкияти геройлар урамдагыларны бәйрәм белән котлаячаклар, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Бәйрәмдә һәр теләгән кеше театр артистлары оештырган уеннарда катнаша һәм Кыш бабай белән фотога төшә ала.
Бәйрәм көндезге 12.00 сәгатьтә башлана.
Искәртеп үтәбез, ТЮЗда көн саен өчәр сеанс яңа ел әкияләре һәм чыршы янында интермедияләр дәвам итә. Программада – “Как по щучьему веленью», «Пингвины» һәм «Я считаю до пяти» әкиятләре.
Ә Бауман урамында 2 гыйнвардан башлап 8 гыйнварга кадәр ТЮЗ паровозы йөреп тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз