news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанның Бауман урамында флешмоб узачак

Ул Х Халыкара мөселман киносы фестиваленә багышлана

 (Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Иртәгә кичке 5 тә Казанның җәяүлеләргә бирелгән Бауман урамында Х Халыкара мөселман киносы фестиваленә багышланган флешмоб узачак. Тукай сәгате янына җыелучылар фестиваль-форумның биюен башкарачак, аларга тәҗрибәле алып баручылар ярдәм итәчәк. Флешмобта катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылу ниятләнелә, дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар “Татар-информ” агентлыгына.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100