news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның “Батыр” дзюдо үзәгендә ачык ишекләр көне узды

Татарстанда ел саен 5 меңнән артык яшь дзюдочы укый

  (Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда узган ялларда спортның бу төре белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен Ачык ишекләр көне узды, дип хәбәр итә Россия наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча идарәсе.
Татарстанның дзюдо федерациясе икенче ел рәттән ата-аналар һәм 6-16 яшьлек балалар өчен төрле чаралар үткәреп дзюдо секцияләренә һәм мәктәпләренә яшь спортчылар җыя. Бу юлы “Батыр” дзюдо үзәгендә концерт номерлары һәм дзюдочыларның махсус чыгышлары тәкъдим ителде.
Татарстанда ел саен 5 меңнән артык яшь дзюдочы укый, аларның күбесе спортта зур уңышларга ирешә.

news_right_1
news_right_2
news_bot