news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Баскет-холл» спорт комплексы түбәсеннән эшче егылган

Гадәттән тыш хәл Казанның Спартак урамындагы спорт комплексы түбәсен кардан чистарткан вакытта килеп чыккан.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). «Баскет-холл» спорт комплексы түбәсеннән эшче егылып төшә язган, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар.

Гадәттән тыш хәл Казанның Спартак урамындагы спорт комплексы түбәсен кардан чистарткан вакытта килеп чыккан.

Кадрлардан күренгәнчә, көрәк тоткан ир-ат биектә страховка тросында эленеп тора. Калган эшчеләр исә каушап калган һәм хезмәттәшләренә ярдәмгә килергә ашыкмый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot