Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның баш онкологы: “Паллиатив ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә, онкологик операция кичергән авыруларның 50 проценты өзлекми”
Бу төр ярдәм хирург катнашын да, нутритив тукландыруны да, авыртуны баса торган заманча ысулларны да күз уңында тота
(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Татарстан яман шешле авыруларга ярдәм күрсәтү системасы Россиядә иң алдынгылардан санала. Бу хакта бүген Бөтендөнья онкологик авыруларга каршы көрәш уңаеннан “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Татарстанда паллиатив медицина ярдәме, беренчел югары технологияле медицина-санитария ярдәме белән беррәттән, мәҗбүри медицина ярдәме төре булып тора. Бу төр ярдәм, гадәттә, ямаш шешнең барлык стадияләрендә (еш кына инде дәвалау мөмкин булмаган очракта) онкологик авыруларга яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру өчен күрсәтелә.
Хәзерге вакытта Республика клиник онкологик диспансеры базасында паллиатив медицина ярдәме бүлеге эшли. Диспансерның баш табибы, Идел буе федераль округы баш онкологы Рөстәм Хәсәнов Казандагы әлеге хезмәтнең уникаль булуын ассызыклап: “Россиянең башка бер генә шәһәрендә дә катлаулы патологияләргә ия яман шешле авыруларга тәүлек әйләнәсендә ярдәм, шул исәптәп кичектергесез ярдәм, күрсәтә торган хезмәт юк. Башка шәһәрләрдә моны ашыгыч ярдәм хезмәте башкара”, – диде. Аның урынбасары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм буенча штаттан тыш белгече Илсур Шәймәрданов сүзләренчә, Казан табиблары бу өлкәдә – пионерлар. 1992нче елда ук Шәһәр онкологик диспансеры базасында онкологик авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге эшли башлаган. “Әлбәттә, паллиатив ярдәмгә яман шештән интегүчеләр генә түгел, неврология, кардиология, ревматология буенча авыру кешеләр дә мохтаҗ”, – дип сөйләде Илсур Шәймәрданов очрашуда. Паллиатив ярдәм хирург катнашын да, нутритив тукландыруны да, авыртуны баса торган заманча ысулларны да күз уңында тота.
Казанның баш онкологы, КДМУның онкология, нурланыш диагностикасы һәм нурланыш терапиясе кафедрасы мөдире Фоат Әхмәтҗанов сүзләренчә, мондый төр ярдәм нәтиҗәсендә, онкологик операция кичергән авыруларның 50 процентында өзлегүләр булмый.
Тиздән Әлмәтнең 3нче клиникасы базасында да паллиатив ярдәм бүлеге ачылу көтелә, дип игълан итте Рөстәм Хәсәнов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз