news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанны Барселона һәм Истанбул кебек шәһәрләр рәтенә чыгарырга - Илсур Метшин

Казанны дөньякүләм танылган башкалалар белән чагыштырырга кирәк, дип саный Татарстан башкаласы мэры

 (Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдиова). Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә 2015-2017 елларда Татарстан башкаласында туризм үсеше программасы һәм 2015 елга каралган планнары белән уртаклашкан шәһәр Башкарма комитетының туризм үсешенә этәрү комитеты рәисе Евгения Лодвигова, 2015 елда Казанга 2,1 млн. турист киләчәк – бу исә 2014 елдагыдан15-18 процентка күбрәк дигән сүз, диде.

Быел спортның судагы төрләре буенча дөнья чемпионаты, су тематикасында оештырылачак Казандагы халыкара велотөн, дөньяда иң зур өчпочмак пешереләчәк гастрономик фестиваль һәм акккошлар йөзәчәк Кабан күлендә елга трамвайлары туристлар өчен аеруча да кызыксыну уятачак, дип саный комитет башлыгы.

Евгения Лодвигова үсеш программасының төп юнәлешләре булып 3 бурыч торганлыгын искәртеп үтте: Казанның туристик брендын булдыру (Татарстан Республикасы туристик бренды ат өстендә җәядән ук атарга торган баһадир мәргән рәвешендә) һәм аны таныту, туристик инфраструктура үсеше, туризмның перспективалы юнәлешләрен җәелдерү буенча эшләү. Шәһәрне үстерү алдынгы илләргә, Кытай һәм Төркия базарларына юнәлдереләчәк.

Моннан кала, Е.Лодвигова шәһәрнең gokazan.ru туристик порталын модернизацияләү турында әйтте. Шулай ук шәһәргә карата мөнәсәбәт-фикер сервис һәм туриндустрия персоналы квалификациясе дәрәҗәсеннән, Казан халкы арасында кунакчыллык тәрбиясеннән тора, дип белдерде. Туристлар өчен дустанә мөгамәлә, мохит булдыру өчен “I help Kazan” программасы эшләнгән. Җирле халык өчен туристлар белән аралашырга өйрәтү, чит ил телен үзләштерү, Казан тарихы сәхифәләрен аңлату, шәһәрдә югалып калган туристларга юл күрсәтүдә булышу буенча курслар уздыру планлаштырылган.

Шулай ук шәһәрнең актив рәвештә медицина, эшлекле (форумнар, съездлар, конференцияләр һ.б. зур чаралар уздыру буенча), мәдәни, дини юнәлешле туризмнар һәм гаилә туризмының өстенлекле юнәлешләрен үстерү һ.б.ниятләнә. Дини юнәлешле туризм (паломничество) буенча дөньяда ел саен 200 млн кеше сәяхәт итә, Рим, Лурдес, Фатима кебек шәһәрләрдәй, Казан каласы андый туристларны үзенә тартып китерү үзәге була ала, дип саный Е.Лодвигова. Шуңа күрә, 2015 елда Татарстан башкаласына 2,1 млн. турист килеп китәчәк, дип зур ышаныч белән сөйли.

 

Мэр Илсур Метшин боларны хуплап: “2006-2007 елларда, туризмны үстерү буенча программаны башлаган вакытта, һәм Казанның меңьеллыгыннан соң безнең елына 460 мең турист була иде, без, миллионга җиткерәбез, дидек. Хәтерлим әле, бик шикләнеп елмайдылар ул чакта, әмма без моңа ирештек! Шуңа да 2-3 миллионга җитәргә дә күп калмады. Казанны дөньякүләм танылган башкалалар белән чагыштырырга кирәк”, - дип, киңәшмәдә рухландырды. “Google Планета”ны өйрәнеп, Казанны уңай бәяләнеш буенча Барселона һәм Истанбул кебек шәһәрләр рәтенә чыгарырга, “ял көне”, Яңа ел, май бәйрәмнәренә, Сабан туена килә торган “вакыйгаи” турларда тукталып калмаска өндәде. Башка юнәлешләрне дә үстерергә кирәк, елның 365 көнендә кунакханәләрнең тулылыгы 60 проценттан артык булырлык итеп эшләргә кирәк, дигән таләп куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100