news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның "Барс канатлары" командасы коляскаларда баскетбол уены буенча Россиянең Ачык кубогында өченче урынны яулады

Матчны Татарстан Президенты карады

 (Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның "Баскет-холл" сараенда коляскаларда баскетбол уены буенча Россиянең Ачык кубогы кысаларында, Казанның "Барс канатлары" һәм Мәскәүнең "Фалькон" командалары өченче урын өчен көч сынашты. Матчны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та тамаша кылды. Республика башлыгы спорт сараена бүген,  Бөтендөнья автомобильсез йөрү көнендә, метрода килгән иде.

Казанда 19 нчы сентябрьдә старт алган турнир Казанда алтынчы мәртәбә үткәрелә. Матчны карарга шулай ук ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар килде.

Әйтергә кирәк, турнир ТР Президенты, ТР Хөкүмәте ярдәме белән уза. Ярышларда Санкт-Петербургтан ике, Төмәннән, Чиләбедән, Ульяновскидан, Мәскәүдән, Ставропольдан, Казаннан булган командалар катнашкан. Өченче урын өчен матч алдыннан спортчыларга Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. "Без, һәрвакыт, милләтебез сәламәт булсын, дибез. Шуңа ышандырам: Татарстан әлеге спорт төре үсешенә ярдәм итәчәкбез. Коляскаларда баскетбол уйнаучыларның шулкадәр зур тәвәккәллеге, җитезлеге сизелә, кайчак мондый сыйфатлар профессиональ баскетболчыларда да җитеп бетми. Без үз командабызның лаеклы булуын телибез", - дип, Президент "Барс канатлары" командасына 15 спорт коляскасына сертификат тапшырды. Рөстәм Миңнеханов Казан командасының ныгуын ассызыклап, моны көндәшләре колагына киртергә тиешлегенә ишарә ясады.

Физик тәрбия һәм спорт үсешенә керткән өлеше өчен, Россия инвалидлар спорт берлеге президенты, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары Флюр Нурлыгаяновка ТР Президентының Рәхмәт сүзе игълан ителде. Шушы ук бүләккә "Барс канатлары" командасының баш тренеры Василий Кочетков та лаек булды. Ул, үз чиратында, җавап сүзендә  командага елдан-ел төрлечә ярдәм итәргә тырышкан Татарстан Президентына рәхмәтен җиткерде. "Россиядә бу дәрәҗәдә командаларына булышлык итүчеләр бик аз санда", - дип белдерде В. Кочетков.

Бүгенге матчны исә ярышларның баш судьясы, ФИБА комиссары Михаил Локшин ачып җибәрде. Ул матчны карарга килгән тамашачыларны, җанатарларны коляскалардагы баскетболчы спортчылар исеменнән сәламләде. М. Локшин Казанның коляскада баскетбол буенча Ауропа чемпионатын да кабул итәргә әзер булуын белдерде: бары тик моны хуплап ярдәм генә күрсәтелсен.

Матч казанлылар файдасына 61:47 исәбе белән тәмамланды. "Барс канатлары" командасы, былтыргы кебек үк, илкүләм ярышларда өченче урынны яулады. Санкт-Петербургның "БасКИ" командасы быел да беренчелекне бирмәде. Икенче урынга исә шушы ук шәһәрнең «Невский Альянс» командасына лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100