news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның барлык спорт клублары да коронавирус аркасында логотипларын үзгәртте

«Зенит-Казан» һәм «Динамо-Казан» волейбол клублары, «Рубин» футбол командасы, «Ак Барс» хоккей клубы, УНИКС баскетбол командасы һәм «Стрела» регби клубын шулар рәтендә атап үтәргә мөмкин.

Казанның барлык спорт клублары да коронавирус аркасында логотипларын үзгәртте
Скриншот

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанның барлык спорт клублары да коронавирус аркасында логотипларын үзгәртте. «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Казан» волейбол клублары, «Рубин» футбол командасы, «Ак Барс» хоккей клубы, УНИКС баскетбол командасы һәм «Стрела» регби клубын шулар рәтендә атап үтәргә мөмкин.

«Акция илдә коронавирус аркасындагы вазгыять белән бәйле. Хәзер кешеләргә, әлеге инфекцияне йоктырмас өчен, өйләрендә генә утырырга кирәк. Казанның барлык клублары да Россия Президенты Владимир Путинның кичәге сүзләреннән соң (ул киләсе атнаны эшләми торган атна дип игълан итте) үзара берләште», — дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына «Рубин» футбол клубында.

Кичә Россия Президенты киләсе атна башыннан бер атналык ял игълан итте. Әлеге чара илдә коронавирус инфекциясе таралуын кисәтүгә юнәлдерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100