Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның “Балалар сөт кухнясы” ризыклары “Хәләл” стандартына туры килү-килмәве тикшерелгән
Алдагы тикшерү тагын өч елдан булачак
(Казан, 18 март, “Татар-информ”). “Хәләл” стандарты буенча Татарстан комитеты “Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” МУП җитештерә торган “Балалар сөт кухнясы” ризыкларын тагын бер кат тикшерде. Аның нәтиҗәләре буенча, барлык продукциянең дә стандартларга туры килүе ачыкланды, дип хәбәр итә Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты мэрия сайты аша.
Белгечләр җитештерү барышын һәм шулай ук әзер ризыкларның сыйфатын бик җентекләп тикшергәннәр, аның ни дәрәҗәдә ислам кануннарына туры килүен бәяләгәннәр. Тикшеренү барышында азык-төлек җитештерүдә зарарлы матдәләр өстәлмәстән, бары тик сыйфатлы чимал гына кулланылганлыгы расланган.
Шул рәвешле, предприятие алга таба да “Хәләл” сертификаты белән эшне дәвам итә ала. Алдагы тикшерү тагын өч елдан соң, ягъни 2019 елда үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз