news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның бакча ширкәтләренең берсендә шәхси йорт чормасында янгын чыккан

Йорт хуҗасының хәле начарлану сәбәпле, аны шәһәр хастаханәсенә илтәләр.

Казанның бакча ширкәтләренең берсендә шәхси йорт чормасында янгын чыккан

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Казанның бакча ширкәтләренең берсендә шәхси йорт чормасында янгын чыкты. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 16.19 сәгатьтә янгын сагы номерына шәһәрнең бакча ширкәтләренең берсендә шәхси йорттагы янгын турында хәбәр килде. 60 кв. м мәйданлы ике катлы бүрәнә йортының түбәсе янды.

Йортта яшәүчеләрнең барысы да урамга чыгарга өлгерде.

Йорт хуҗасының хәле начарлану сәбәпле, аны шәһәр хастаханәсенә илтәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot