news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Азино микрорайонында яшүсмерне кыйнау фактын прокуратура тикшерә

Якын көннәрдә прокуратура җинаять эшен полиция бүлегеннән алып, тикшерү комитетына тапшырырга ниятли.

Казанның Азино микрорайонында яшүсмерне кыйнау фактын прокуратура тикшерә

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Казан прокуратурасы Азино микрорайонында яшүсмерне кыйнау факты буенча тикшерү үткәрә. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Прокуратура гадәттән тыш хәлнең 5 апрель көнне Ваһапов урамындагы 15нче йорт янында булуын ачыклады. 17 яшьлек егет төрле тән җәрәхәтләре алган. Һөҗүм итүчеләр җидәү булган, шуларның бишесе – балигъ булмаган үсмерләр. Аларның барысының да шәхесе ачыкланды», - дип хәбәр итте Руслан Галиев.

Күзәтчелек ведомствосы балигъ булмаганнар арасындагы хокук бозуларны кисәтү системасы органнарының вазифаи затлары гамәлләренә хокукый бәя бирергә ниятли.

Моннан тыш, якын көннәрдә прокуратура җинаять эшен полиция бүлегеннән алып, тикшерү комитетына тапшырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100