news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның “Азино” микрорайонында яшәүчеләрнең диспансеризацияне бер көндә үтү мөмкинлеге бар

Быелга диспансеризация планы 5 процент чамасы гына үтәлгән

 (Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Казанның “Азино” микрорайонында яшәүчеләр диспансеризацияне бер көндә үтә ала, дип игълан итте шәһәрнең 20 нче поликлиникасы матбугат хезмәте.

Аерым алганда, “Азино”ның эшләүче халкы диспансеризацияне үтә алсын өчен, “20 нче номерлы шәһәр поликлиникасы” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе белгечләре, баш табиб Равил Вәли улы Гыйльманов әмере буенча, шимбә көнне эшкә чыга. Шул рәвешле, “Азино” халкы бер көндә диспансеризация уза ала.

20 нче олылар поликлиникасы хәзерге вакытта 90 мең тирәсе казанлыга хезмәт күрсәтә. План буенча, аларның 21дән алып 99 яшькәчә булган кимендә 16,3 меңе быел диспансеризация процедурасын узарга тиеш, әмма бүгенгә план 5 процент чамасы гына үтәлгән.

Баш табибның эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Михайлова: “Шушы микрорайонда гомер итүчеләрнең диспансеризациягә булган карашы, былтыргы белән чагыштырганда, үзгәрде, - дигән фикердә. – Элек үзебезнең пациентларны участок табиблары аша чакырта, йортларга игъланнар урнаштыра, почта әрҗәләренә чакыру язулары сала идек. Хәзер халыкның күпкә мәгълүматлы булуын исәпкә алып, шул исәптән ММЧ бәрабәренә, халык диспансеризация узу заруриятен аңлый, ник дигәндә, ул авыруларны башлангыч чорында ук ачыклауга юнәлдерелгән”.

Белгеч сүзләренчә, әлеге медицина учреждениесендә диспансеризацияне теләгән һәркем тиз арада узсын өчен шартлар булдырылган. Шуларның берсе буларак, дип ул белгечкә алдан язылуны атый. Моннан тыш, участок табибы кабул итү сәгатьләренең бер сәгатен диспансеризациягә килүчеләргә багышларга тиеш. “Участок табибы – ул диспансеризациянең соңгы инстанциясе. Диспансеризация узганнан соң, пациентка сәламәтлек паспорты тапшырыла, анда исә белгечләр тикшерүе нәтиҗәләре теркәлгән була. Әгәр нәтиҗәләрдә нинди дә булса тайпылышлар ачыклана икән, участок табибы пациентны алга таба тикшеренүгә җибәрә”, - дип сөйләде Светлана Михайлова. Ләкин күренергә килгәнче, шимбә көнне кабул итү гамәлдәме-юкмы икәнен башта җомга көнне белешү кирәк була, дип кисәтә урынбасар, чөнки белгечләр һәр шимбә эшләми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100