news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Азино микрорайонында Илһам Шакиров исемендәге Мәдәният йорты төзү күздә тотыла

2015-2020 елларда шәһәр мәдәният учреждениеләрен яңартуга 4,5 миллиард сумга якын акча сарыф ителәчәк.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Казанның Азино микрорайонында Илһам Шакиров исемендәге Мәдәният йорты, «Салават күпере» микрорайонында исә 700 урынлы мәдәни үзәк төзергә ниятлиләр. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Афзалов ачыклык керткәнчә, Азинодагы җир кишәрлеге хәзерге вакытта экспертиза уза. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, «Салават күпере» микрорайонында ял үзәге төзү шәһәрнең генераль планында каралган. 2015-2020 елларда шәһәр мәдәният учреждениеләрен яңартуга 4,5 миллиард сумга якын акча сарыф итү күздә тотыла.

Быел шәһәр мәдәният учреждениеләрен яңарту дәвам итәчәк, шулай ук балалар сәнгать мәктәпләрен модернизацияләү эшләре башланачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100