news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның "Азино-1" һәм "Азино-2" микрорайоннарында су бирү җайга салынган

Су белән тәэмин итү туктатылуының сәбәбе - канализация коллекторындагы торбаларның тузган булуы

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казанның "Азино-1" һәм "Азино-2" микрорайоннарына кичә кич килеп чыккан авариядән соң,  бүген иртәнге 4.30 да су бирелә башлаган. Су белән тәэмин итү туктатылуының сәбәбе - канализация коллекторындагы торбаларның тузган булуы. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә "Су каналы" МУП матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта авария тулысынча бетерелгән. Канализация коллекторында ремонт-төзекләндерү эшләре дәвам итә. 

Ремонт эшләрен башкарган вакытта коммуникацияләрнең җир астында урнашкан булуы авырлык тудырган. Шулай да 4.30 да ремонт бригадалары эшне тәмамлап, микрорайоннарда су бирүне җайга сала алган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot