news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның аз керемле гаиләләрдә үсүче балалары «Яңа елга барышлый» спектакленда булды

Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Казанның «Гаилә» социаль ярдәм үзәге кичә шәһәрдәге аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 6 дистә баланы «Ак барс» мәдәният үзәгенә Яңа ел тамашасына җыйды, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.

Балаларга анда «Яңа елга барышлый» /«По дороге в Новый год» шоу-спектакле күрсәтелгән, бәйрәм чыршысы янында күңел ачкач, соңыннан «Катрен» ЯАҖ әзерләгән бәйрәм күчтәнәчләре таратылган. Спектакльны исә «Изумрудный город» театры әзерләгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot