news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның авиация заводында газ баллоны шартлау сәбәпле, эшче һәлак булган

Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе территориясендә 53 яшьлек ир-ат түбәдә эшләгән.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның авиация заводында газ баллоны шартлау сәбәпле, эшче һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганаклары хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 53 яшьлек эшче Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе территориясендә түбә эшләрен башкарган. Шул вакытта газ баллоны шартлаган һәм бу кеше һәлак булган.

Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot