news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Авиатөзелеш районында янгын сүндерүчеләр 19 кешене коткарган

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе - конструкцияләр җитмәү һәм электр җиһазлары эшләү

 (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген 10.05 тә янгын сүндерү идарәсенә Казанның Авиатөзелеш районы  Академик Павлов урамындагы 23 нче йортта янгын турында хәбәр алына, дип хәбәр ителгән ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында.

Чакыру алынган урынга беренче булып 5 нче янгын сүндерү часте коткаручылары килеп җитә. Бу вакытта подъезддан куе төтен чыга торган була.  

Беренче бүлек баскычлар буйлап сулы шланг суза, газ-төтенннән саклау хезмәте звеносы подъездга кешеләрне эзләргә һәм янгын чыганагын бетерергә керә. Хезмәтнең икенче звеносы фатирлардагы кешеләрне коткаруга керешә.  

Соңрак ярдәмгә 3 нче һәм 28 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре дә килеп җитә. Газ-төтеннән саклау хезмәтенең ике звеносы да кешеләрне эвакуацияләргә ашыга. Янгын сүндерү барышында барлыгы 19 кеше коткарыла. Зыян күрүчеләр юк.  

Янгынны сүндерү өчен бишенче каттагы фатирга автобаскыч күтәрәләр. Шуңа бәйле рәвештә, янгын сүндерү баскычын күтәрүгә комачаулаган ике агач киселә. Янгын нәтиҗәсендә, фатирдагы милек һәм җиһазлар янып бетә. Янгын мәйданы 10 квадрат метр тәшкил итә. Шулай ук 1-8 нче катларда электр щитлары һәм электр кабельләре янган. Янгынның беренче сәбәбе - конструкцияләр җитмәү һәм электр җиһазлары эшләү.          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100