Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Авиатөзелеш районында «Тәүфикъ» мәчете төзелеше башланды
Мәчет төзелеше 2022 елда тәмамланыр дип көтелә.
(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында «Тәүфикъ» мәчете төзелә башлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төзелеш эшләрен башлап җибәргәнче, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Зарипов, «Тәүфикъ» мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәт Әюпов һәм әлеге мәчетне төзү башында торган, Казанның 12-нче шәһәр хастаханәсенең элекке башлыгы Тәүфикъ Сафин эшләрнең уң булуын сорап дога кылды.
Кәлам Шәриф аятьләре һәм догалар укылганнан соң, төзеләчәк мәчет фундаменты өчен чокыр казыла башланды.
Бинаның гомуми мәйданы 263 квадрат метрны тәшкил итәчәк. Ике катлы мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар гыйбадәт заллары, дәресләр алып бару өчен ике бүлмә, шулай ук тәһарәтханә урын алачак. Мәчет төзелеше 2022 елда тәмамланыр дип көтелә.
«Хөрмәтле дин кардәшләребез! Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: „Кем дә кем Аллаһы ризалыгы өчен мәчет төзесә, Раббыбыз шул кешегә җәннәттә йорт төзер“. Әгәр сезнең бу изге эштә катнашасыгыз килсә, мәчет төзелешенә ярдәм күрсәтергә мөмкин», диелә хәбәрдә. Тулырак мәгълүмат Диния нәзарәте сайтында бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз