news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанның Авиатөзелеш районында сугыш ветераннарына юбилей медальләре тапшыралар
Акцияне оештыручылар юбилей медальләрен беренчеләрдән булып сәламәтлекләре аркасында өйләреннән чыгып йөри алмаучы ветераннарга тапшыра
Скопировать ссылку
(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Казанның Авиатөзелеш районында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел” юбилей медальләрен тапшыралар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына әлеге район хакимияте матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Акцияне оештыручылар юбилей медальләрен беренчеләрдән булып сәламәтлекләре аркасында өйләреннән чыгып йөри алмаучы ветераннарга тапшыра. Бу максаттан районда хакимият хезмәткәрләре, авиация предприятиеләре һәм депутатлар корпусы вәкилләре арасыннан берничә бригада оештырылган. Элеккеге фронтовиклар юбилей медальләре белән бергә бүләкләр дә ала. Райондагы Бөек Ватан сугышы ветераннарының калганнарына истәлекле бүләкләр район мәктәпләре, шулай ук Казан Ратушасында оештыру күздә тотылган тантаналы чаралар барышында тапшырылачак.
Тантаналы чаралар апрель азагына кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә Бөек Ватан сугышында катнашкан 352 кешегә һәм 3990 тыл хезмәтчәненә юбилей медале тапшыру күздә тотыла.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot