news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Авиатөзелеш районында сугыш ветераннарына ретро-программа тәкъдим итәчәкләр

Бәйрәм чарасы Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган

(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Авиатөзелеш районында яшәүче 450 ветеран һәм тыл хезмәтчәне Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган ретро-программага чакыру алды. Бәйрәм чарасы иртәгә Ленин исемендәге Мәдәният сараенда узачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Авиатөзелеш районы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Хөрмәтле кунаклар өчен бәйрәм концертын район Мәдәният йортларының сәнгать коллективлары әзерләгән. Концерт программасы сугыш еллары һәм сугыштан соңгы елларда иҗат ителгән җырлардан төзелгән.
Бәйрәм чарасының икенче өлешендә ветераннар үзләренең яшьлек елларында популяр булган җырларны башкарачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100