Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Авиатөзелеш районында кызыл автобус койманы җимергән
Һәлакәт бүген көндез Айдаров һәм Лукин урамнары киселешендә килеп чыккан.
(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның Авиатөзелеш районында кызыл автобус койманы җимергән. Юл-транспорт һәлакәте урыныннан булган фотоны шаһитлар социаль челтәрләрдә урнаштырган.
“Юл-транспорт һәлакәте бүген көндезге сәгать икеләр тирәсендә Айдаров һәм Лукин урамнары киселешендә булган. Зыян күрүчеләр юк”, - диделәр агентлыкка шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә .
Фотода автобусның җәмәгать транспорты тукталышы янындагы тимер койманы җимергәне күрсәтелгән.
Бозлавык яки юеш карның һәлакәт сәбәпчесе булуы ихтимал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз