news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Авиатөзелеш районында ир-ат һәм ике бала ис газы белән агуланган

Дүрт һәм бер яшьлек кызларны Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар, 32 яшьлек ир-ат хастаханәгә барудан баш тарткан.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә кич Казанның Авиатөзелеш районы Дементьев урамындагы бер йорттагы фатирга ашыгыч ярдәм табибларын чакыртканнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән агентлыкка хәбәр итүләренчә, биредә бер ир-ат һәм ике кыз ис газы белән агуланган.

Дүрт һәм бер яшьлек кызларны Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар, 32 яшьлек ир-ат хастаханәгә барудан баш тарткан.

Белгечләр әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot