news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Авиатөзелеш районында иномарка тимер юл күперенең баганасына бәрелгән

«Шевроле Круз» автомобилен йөртүченең иң башы сынган, аны хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Авиатөзелеш районында иномарка тимер юл күпере баганасын (терәген) җимергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Копылов урамында «Шевроле Круз» автомобилен йөртүче тизлекне арттырган һәм идарәне югалтып, күпер баганасына килеп бәрелгән.

Машина йөртүче ягы белән бәрелгән. Ир-атның иң башы сынган, аны хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot