news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның “Авиатөзелеш” метросында буяу-бизәү эшләре тәмамлана

Казан мэры метрополитен төзелеше мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Декабрьда Казанның “Авиатөзелеш” метросында тулысынча буяу-бизәү эшләрен тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта бүген күчмә киңәшмә барышында Казан мэры Илсур Метшинга

“Казметрострой” МУП директоры Марат Рәхимов җиткерде. Барлык төзелә торган станцияләрне бер вакытта – 2013 нче елның май аенда эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

“Төньяк вокзал” станциясендә булганда, И.Метшинны транспорт челтәренең булачак инфраструктурасы белән таныштырдылар, ул метрополитенны вокзал белән тоташтырачак.

Киңәшмәдә катнашучылар киләсе станциягә тулысынча салынып беткән юл буйлап бардылар. Хәзерге вакытта “Авиатөзелеш” станциясенең, башкалар белән чагыштырганда, әзерлек дәрәҗәсе югарырак.

“Без төзелә торган станцияләрнең югары дәрәҗәдә әзерлеген күзәтәбез. Хәзер иң мөһиме – билгеләнгән вакытны сакларга һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның станцияләрне киләсе елның маенда ачарга, дигән биремен үтәргә”, - дип мэр "Казметрострой” башлыгына мөрәҗәгать итте.

Шулай ук Илсур Метшин метро стнациясе ачылуга, Авиатөзелеш районы шәһәрнең башка районнарыннан берни белән дә калышмаячагын билгеләде.

Шәһәр башлыгы очкыч фюзеляжына ошаган станция интерьеры дизайнын югары бәяләде.

“Авиатөзелеш” исемен саклап калганыбыз мөһим. Станцияне шулай атап, без аның кайчандыр булган көче яңадан торгызылыр, дип өметләнәбез”, - дип билгеләде И.Метшин.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot