Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның “ашыгыч ярдәм” хезмәте яңа реанимобильләр алачак
Казанның “ашыгыч ярдәм” хезмәте яңа реанимобильләр алачак
(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Казан бюджетында өстәмә керемнәр табарга һәм шәһәрнең ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме учреждениеләрен заманча реанимобильләр белән җиһазландыру – бүген “эшлекле дүшәмбе”дә шәһәр мэриясендә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Заһидуллов Финанс һәм Сәламәтлек саклау идарәләренә әнә шундый боерык бирде.
Ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме учреждениеләрен ашыгыч ярдәм автомобильләре, шул исәптән реанимобильләр белән җиһазландыру “Муниципаль сәламәтлек саклау системасында сәламәтлек” өстенлекле илкүләм проектының бер өстенлеге булып тора. 2006 елда илкүләм проект буенча ашыгыч медицина ярдәме станцияләре һәм бүлекчәләре “В” класслы ашыгыч ярдәменең 4 автомобилен һәм Казан шәһәре онкология диспансерының ашыгыч амбулатор ярдәм бүлеге өчен 1 автомобиль алган. Проектны финанслау 3,37 миллион сум булган. Шулай ук республика сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү программасы буенча, ТР Хөкүмәте 23 берәмлек санитар транспорты бүлеп биргән. Бүген “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә бу саннарны үз докладында Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Айрат Фәррахов китерде.
Шул ук вакытта Казан өчен ашыгыч медицина ярдәме кареталарына ихтыяҗ 69 берәмлек тәшкил итә. 108 машинаның 65 берәмлеге гамәлдән чыгарылырга тиеш (аларның хезмәт вакыты – 7 ел, йөрү озынлыгы 500 000 чакрымнан артык тәшкил итә). Бер тәүлектә “ашыгыч ярдәм” каретасы уртача 270 чакрым юл уза.
“Татарстан башкаласында санитар автомобильләр белән тәэмин ителеш нормативка туры килми, ә ул 10 мең кешегә 1 автомобиль дигән сүз. Норматив буенча 112 автомобиль кирәк. Шуңа да карамастан, без узган ел “ашыгыч ярдәм”не көтү вакытын 22,4 минутка кадәр кыскартуга ирештек. 2005 елда әлеге күрсәткеч 24,6 минут тәшкил иткән”, - дип билгеләп үтте Айрат Фәррахов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз