Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте бер атнага 8 меңнән артык чакыру кабул иткән
Алдагы атна белән чагыштырганда чакырулар саны 135кә арткан.
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). 13-19 март аралыгында Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе 8173 мөрәҗәгать кабул иткән. Җәмәгать урыннарыннан 1128 чакыру килгән. Иң күп мөрәҗәгать 6462 – төрле авырулар, шул исәптән 182 инсульт һәм 47 инфаркт буенча. Ашыгыч ярдәм табиблары 85 тапкыр бала таптыру буенча килгәннәр. Бу хакта Татарстан Сәләмәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
928 мәртәбә ашыгыч ярдәм күңелсез очраклар буенча барган. Шул исәптән 36 юл-транспорт һәлакәте, аларда 35 кеше зыян күргән, 20се хастаханәгә озатылган.
Узган атнада ашыгыч ярдәм табибларын янгын очраклары буенча да чакыртканнар.
Алдагы атна белән чагыштырганда чакырулар саны 135кә арткан. Бу авырулар һәм күңелсез очраклар белән бәйле. Янгын буенча мөрәҗәгать – 5, инфаракт – 14, инсульт буенча 19га арткан. Юл-транспорт һәлакте буенча чакыру 1гә, ә бала табу буенча 24кә кимегән. Җәмәгать урыннарына чакыру 149га арткан.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр телефоныннан ашыгыч ярдәм «03» номеры, кәрәзле телефон аша «103» номеры (бушлай) буенча җыела. Әгәр дә шалтыратып булмаса, тормышка куркыныч янаган очракларда «112» номерын җыярга киңәш ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз