Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның "ашыгыч ярдәм"е һәм шәһәр поликлиникалары ял итми
Казанның "ашыгыч ярдәм"е һәм шәһәр поликлиникалары ял итми
(Казан, 29 декабрь, «Татар–информ», Ирина Ксенофонтова). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклау идарәсе Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда поликлиника учреждениеләренең эш графигын раслады.
Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Васил Зыятдинов "Татар-информ" агентлыгына хәбәр итүенчә, бәйрәм көннәрендә казанлыларга терапевт, хирургия, стоматология һәм педиатр ярдәме тулысынча күрсәтеләчәк. Поликлиникаларның эшләү графигына килгәндә, алар 31 декабрьдә гадәти режимда эшләячәк. 1-5 гыйнварда, шулай ук 7-9 гыйнварда поликлиникаларда терапевтлар кизү торачак. Ә 6, 8 һәм 10 гыйнварда шәһәр поликлиникалары көчәйтелгән режимга күчә: терапевтлар белән бергә башка табиблар да эшләячәк. Балалар поликлиникаларында барлык бәйрәм көннәрендә дә педиатрлар белән бергә невропатолог, кардиолог һәм отоларингологлар да эшләячәк. Участок табиблары өйгә килеп хезмәт күрсәтәчәк, әмма югары температура булган очракта "ашыгыч ярдәм" чакырырга кирәк. Ашыгыч ярдәм һәм кичектергесез медицина ярдәме станциясенең оператив бүлеге идарәчесе Надежда Образцова "Татар-информ" агентлыгына хәбәр итүенчә, Казанның "ашыгыч ярдәме" бәйрәм көннәрендә гадәти режимда эшләячәк. Казанлыларга кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен 75 медицина бригадасы катнашачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз