Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның ашыгыч медицина ярдәме табиблары чакыру буенча узган атнада 8 меңнән артык тапкыр барган
Бәхетсезлек очраклары буенча 1022 чакыру теркәлгән
(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). 20 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр Казанның ашыгыч медицина ярдәме чакыру буенча 8007 тапкыр барган, дип хәбәр итә Казан мэриясе.
Җәмәгать урыннарына табиблар 1165 тапкыр чыккан. Бәхетсезлек очраклары буенча 1022 чакыру үтәлгән. Юл-транспорт һәлакәтләренә ашыгыч медицина ярдәме бригадалары 55 мәртәбә юл тоткан. Аварияләрдә 49 кеше зыян күргән, беркем дә һәлак булмаган, 25 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Янгыннарга табибларны 25 тапкыр чакырганнар. Янгында 2 кеше зыян күргән. Бала тудыру йортларына илтү өчен табиблар 82 мәртәбә чакырылган.
Төрле авырулар буенча 6305 чакыру кабул ителгән, шул исәптән кискен инфракт миокарды сәбәбе белән 40, баш мие кан әйләнеше бозылу фактлары буенча 178 чакыру теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз