news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Армавир урамында шәхси йортта чыккан янгында ир-атның гомере өзелгән

5нче янгын-коткару хезмәткәрләре килгәндә, ялкын телләре йортның чормасын һәм бер бүлмәне ялмап алган, калган бүлмәләр куе төтен белән тулган була.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Казанның Армавир урамында шәхси йортта чыккан янгында ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез 112 бердәм номерына Авиатөзелеш районының Армавир урамындагы 44нче йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

5нче янгын-коткару хезмәткәрләре килгәндә ялкын телләре йортның чормасын һәм бер бүлмәне ялмап алган, калган бүлмәләр куе төтен белән тулган була.

Янгынны сүндергән вакытта ут белән көрәшүчеләр идәндә яткан 59 яшьлек ир-ат мәетенә юлыккан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аны урамга алып чыгып, табибларга тапшырган.

Янгынның гомуми мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән. Ут йорт җиһазларын, хуҗаның әйберләрен, шулай ук чорманың бер өлешен юк иткән. Янгын ут белән саксыз эш итүдән чыккан дип фаразлана.

Күршеләр әйтүенчә, йорт хуҗасы берүзе яшәгән һәм фаҗига булган көнне аңа беркем дә килмәгән. Ир-ат тәмәке тарткан һәм беркайда да эшләмәгән. Коммуналь хезмәтләргә түләмәгәнлектән, өйдә электр уты да, газ да булмаган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot