news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә В.Фомин җитәкчелек итәчәк

Баш архитектор – Т.Прокофьева

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре хакимиятеенең аппарат киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин Башкарма комитет структурасы җитәкчелегендәге кайбер үзгәрешләр белән таныштырды.

 Аерым алганда, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Фомин, шушы вазифасын саклап калган килеш, Башкарма комитетның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы итеп билгеләнгән. Мэрның архитектура буенча киңәшчесе Татьяна Прокофьева исә хәзер шәһәрнең баш архитекторы итеп күчерелгән.

 Шул хакта аңлатма биреп, И.Метшин вазифаларга яңа билгеләүләр архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә эшне көчәйтү һәм аны яңа дәрәҗәгә чыгаруга бәйле, дип белдерде, яңа җитәкчеләргә шәһәрнең борынгы һәм тарихи йөзен саклаган хәлдә зәвыклы итеп заманча йөзен булдыру бурычы куелуын ассызыклап әйтте. «Безгә машиналарны куеп торырлык парковка зоналары булган киң урамлы куркынычсыз ишегаллары, тышкы яктан да матур һәм төнлә күзләрне иркәләрлек итеп яктыртылган йортлар, гомумән, яшәү өчен уңайлы торак комплекслары кирәк. Узган атнада Бөтендөнья банкы Казанны Россиядә бизнес алып баруда иң уңайлы шәһәр дип атады, шулай булса да, Казанда төзелеш эшләре буенча рөхсәт алу өчен 350 көн кирәк һәм моның кадәр озак вакыт безне канәгатьләндерерлек түгел, гомумән, бу мәсьәләдә очын табасы проблемалар бар әле», - диде ул әлеге идарәгә эшмәкәрләргә эш башлау мәшәкатьләренә һәм килешүләргә бирелә торган вакытны кыскарту белән дә шөгыльләнергә туры киләчәгенә ишарәләп.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100