news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Архангель зиратында сәяси репрессия корбаннарын искә алу уңаеннан митинг узды

Казанның Архангель зиратында сәяси репрессия корбаннарын искә алу уңаеннан митинг узды

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). Бүген Казанның Архангельский зиратында сәяси репрессия корбаннарын искә алу уңаеннан митинг узды. Анда сәяси репрессия корбаннарының җәмәгать оешмасы вәкилләре, канлы репрессия елларында яшәүчеләр һәм һәлак булучыларның туганнары катнашты.

Митингта сәяси репрессия корбаннары иҗтимагый оешмасының Идел буе районындагы рәисе Фәридә Кулиева, Богоявленский Соборы рухание Олег Соколов, Казанның баш раввины Ицхак Горелик һәм католик чиркәве вәкилләре һәлак булучылар истәлегенә дога кылды.

“Кадерле милләттәшләр! Бүген канлы репрессия корбаннарын искә алу көне. Бу куркыныч һәм авыр еллар менә инде 70 ел буе тарихта сакланып килә”, - дип сөйләде Фәридә Кулиева. Ул дога өмет иткән әрвахлар рухына бөтен мөселманнар исеменнән дога кылды. Фәридә Кулиева үзе дә сәяси репрессия корбаны. Аның әтисе рәхимсез рәвештә төрмәгә утыртылган. “Әтием өйрәткән догаларның һәрвакыт кирәге чыгып тора”, - диде ул.

Бирегә килүчеләрнең күбесе христиан динендәге кешеләр иде. Алар үзләренчә шәмнәр тотып һәлак булучылар истәлегенә дога укыды. “Сәяси репрессия елларында яшәүчеләрнең күбесе арабызда юк инде. Хәзер аларның дүртенче буыны туып, үсеп килә. Ләкин без репрессия корбаннарын онытмыйбыз. Бу еллар кабатланмасын өчен без аларны һәрвакыт искә алырга тиеш”, - диде Олег Соколов.

“Без тарихны ясаучылар, чөнки һәр кеше азмы-күпме булса да тарихка үзеннән өлеш кертә. Куркыныч вакыйгаларга юл куймау өчен дөрес позициядә тору мөһим”, - дип өстәде рухани.

Сәяси репрессия корбаннарының хокукын торгызу буенча республика комиссиясе сәркатибе Марс Фазлыев сүзләренчә, Татарстан республикасында барлыгы 6500 сәяси репрессия корбаны һәм анда зыян күрүчеләр яши, шул исәптән 90 кеше ГУЛАГ тоткыннары.

“Аларның саны елдан-ел азая бара. Шулай да без ел саен сәяси репрессия корбаннарын искә алып митинг үткәрәбез. Зиратларда төрле дин вәкилләре җыелып, һәлак булучылар истәлегенә дога кыла”, - диде Марс Фазлыев.

Аның әйтүенчә, сәяси репрессия корбаннарына ташламалар бирелә. Әйтик, коммуналь хезмәт өчен алардан бары тик 50 процент күләмендә генә акча алына. Пенсия акчасына өстәп 300 сум акча бирелә. Моннан тыш репрессия корбаннарының пассажир транспортларында бушлай йөрү хокукы бар. Медицина ярдәмен алуда да махсус ташламалар күрсәтелә.

Бүген Архангель зиратында сәяси репрессия корбаннары истәлегенә чәчәкләр һәм венок куелды. Митинг Казанның Ленин бакчасында дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot