news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Архангел зираты янында транспорт өчен юл өлешчә ябыла

Республика башкаласының кайбер башка урамнарында да шундый ук хәл

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Юл кырыйларындагы киртәләрне сүтеп алу техникасы куелу сәбәпле, Казанның Даурия урамы буйлап Архангел зираты янындарак 8 декабрьгә кадәр транспорт өчен юл өлешчә ябыла. Моннан тыш, Тимирязев урамында канализация торбалары салынганга, ул урамдагы 2 нче йорт турысында да 26 ноябрьгә кадәр шундый ук хәл булачак. Тагын Шаляпин урамындагы 14 нче йорт янында 1 декабрьгә тиклем өлешчә юл ябыла, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Дәүләт автоинспекциясе исә рульдәгеләрне вакытлыча куелган юл билгеләре буенча хәрәкәт итәргә кирәклеген искәртә.

news_right_1
news_right_2
news_bot