news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Арча зиратында “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында конфессияара өмә узды

“Без каберлекләрне чистартып, безгә кадәр яшәгәннәргә хөрмәтебезне күрсәтәбез”, -дип сөйләде өмәдә катнашучылар.

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген, Казанның Арча зиратында “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында конфессияара өмә узды. Өмәдә мөселман һәм православ яшьләре катнашты.

Арча зираты һәрдаим чистартылып торса да, зурлап өмә уздырырлык урыннар күп иде. Бүген мөселман һәм православ яшьләре берничә каберлекне чистартты.
Корыган агач ботаклары һәм үләннәрдән кала каберлекләрдә пластик шешәләрдә очрады. Алай гына да түгел, чистартылып тормаганны күреп, кешеләр берничә каберлекне чүп оясына әйләндергәннәр. Яшьләр, беренче чиратта, шул өермәләргә игътибар итте.

“Бу өмә “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында уза. Бу айлыкта без зиратларны чистартуга да зур игътибар бирәбез. Монда агачлар һәм пластик шешәләр күп. Кызганыч, кешеләр үзе артыннан чүп-чар калдыра. Без, яшьләр, шул чүп-чарлардан арыну өчен монда җыелабыз да. Күп кешеләр үзләре бирегә килеп чистарда алмыйлар, шуңа безгә мөрәҗәгать итәләр. Мондый өмәләрдә безнең 20-25 кеше җыела һәм без бу коллектив белән ел дәвамында эшлибез”, - дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә Казан епархиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Артем Гаранин.

Яшьләрнең бирегә аң белән килүләре сизелә. Полина Ентураева бу өмәләрдә яңа дуслар да табуын әйтте.

“Мин танышлар аркылы мондый чара баруын белдем һәм кушылырга булдым. Өмәләрдә катнаша башлавыма 1 ел була. Без шулай зиратларда, чиркәүләрдә өмәләр оештырабыз. Бүген мөселман яшьләре белән дә берләштек. Бу өмәләрдә мин яңа дуслар да табам”, - дип сөйләде Полина Ентураева.

Яшьләр эшьләре буенча Татарстан Республикасының Диния нәзарәте хезмәткәре Тимур Истратий да яшьләрнең бу өмәгә теләп килүләре турында әйтте.

“Бу чара безнең динебездә Аллаһ тарафыннан изге гамәл буларак кабул ителә. Безнең бу тормышка мәңгегә килмәвебез турында һәм бакыйлыктагы тормыш барлыгын аңларга тиешбез. Без каберлекләрне чистартып, безгә кадәр яшәгәннәргә хөрмәтебезне күрсәтәбез. Узган атнада без Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларның каберлекләрендә булдык. Бүген православ дусларыбыз белән дә берләшеп, чистартылмаган каберлекләрне карадык. Иң аянычы – күрше каберлекләрне караган кешеләр, озак чистартылмаган каберлекләргә үзенең чүпләрен калдырып китәләр. Бүген безнең яшьләр азрак иде. Аларны да аңларга кирәк. Ел башында алар бар көчләрен укуга бирәләр, чөнки бер тапкыр дәресне аңламый калсаң, икенче тапкыр инде аңа кире кайтып булмый. Безнең мөфтиебез, Камил хәзрәт тә, яшьләр белән эшләргә вакыт таба. Аңа моның өчен аеруча рәхмәт”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100