Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның "Ансат" вертолеты беренче тапкыр Көньяк-Көнчыгыш Азиядә күрсәтелә
Кытайда 1-6 ноябрьдә узачак халыкара күргәзмәдә Россия Ми-26Т, Ми-171А2, Ка-32 һәм Казанның Ми-38, "Ансат" вертолетларын тәкъдим итәчәк.
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). "Ростех" дәүләт корпорациясенә керүче "Россия вертолетлары" холдингы Кытайда 1-6 ноябрьдә узачак Airshow China–2016 халыкара күргәзмәсендә үзенең яңа эшләнмәләрен күрсәтә, шулай ук сатудан соң хезмәт күрсәтү системасы белән таныштыра. Бу хакта "ТАСС" агентлыгына холдингның генераль директоры урынбасары Игорь Чечиков җиткергән.
"Кытай партнерларына, шулай ук Көньяк-Көнчыгыш төбәкләре делегациясе вәкилләренә без Ми-26Т, Ми-171А2, Ми-38, "Ансат" һәм Ка-32 вертолетларын күрсәтергә планлаштырабыз. Шулай ук вертолетларны сатканнан соң аларга хезмәт күрсәтү системасы шартлары турында да фикер алышачакбыз", – дип планнар белән уртаклаша холдинг вәкиле. Чөнки бүгенге көндә нәкъ менә хезмәт күрсәтү өлкәсендә үсәргә, бөтен дөнья буйлап сервис үзәкләре глобаль челтәрен җәелдерергә ниятләнелә. "Шулай ук без вертолет техникасын модернизацияләү программасы өстендә эшлибез, бу – вертолетларны файдалану вакытын озынайтачак", – дип өсти Игорь Чечиков.
Күргәзмәдә төп игътибар Кытай партнерлары белән хезмәттәшлеккә биреләчәк. Шулай ук "Россия вертолетлары" Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре, шул исәптән Малайзия, Индонезия, Вьетнам, Лаос, Камбоджи, Филиппин һәм Таиланд делегациясе вәкилләре белән дә эшлекле сөйләшүләр алып барырга җыена.
Холдингның матбугат хезмәтендә Көньяк-Көнчыгыш Азиядә медицина максатларыннан Казан вертолет заводы тарафыннан эшләнгән җиңел "Ансат" вертолеты беренче тапкыр күрсәтеләчәген билгеләп узалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз