news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның алты урамын төзекләндерәчәкләр

Ремонт эшләре «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты кысаларында башкарылачак.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Казанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле федераль проекты кысаларында алты урамны төзекләндерәчәкләр. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шуртыгин, Искра һәм Глушко урамнарында югары сыйфатлы асфальт җәячәкләр, тротуарларны ремонтлаячаклар. Шулай ук борт ташлары, тимер коймалар һәм алты юл билгесен алыштыру, юлга яңа сызыклар сызу күздә тотыла.

Моннан тыш, Вяземская, Рылеев һәм Алексеев урамнарына вак бөртекле асфальт җәяргә ниятлиләр.

Ремонт эшләрен «Каздорстрой» ААҖ башкарачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot