Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның алты туристлык проекты Россиянең Милли вакыйгалар календарена керде
«Тәмле Казан» фестивале «Турбизнес белән иң уңышлы хезмәттәшлек өчен» номинациясендә җиңү яулады.
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Russian Event Award премиясе финалына үткән Казанның алты туристлык проекты Россиянең Милли вакыйгалар календарена керде. Казанның Туризм үсешенә ярдәм итү комитеты директоры Дарья Санникова шул хакта хәбәр итте.
28-29 октябрь көннәрендә Липецкида вакыйгалы туризм өлкәсендә Милли премиянең финалы узды. Быел әлеге конкурста 65 төбәктән 639 проект катнашты. Финалга барлыгы 200 проект үтте, шуларның 20се – Татарстан, 6сы Казан проектлары. Алар арасында «Тәмле Казан» гастрономия фестивале, Winter Event Forum, «Парижга тәрәзә», «Төнге велофест» һ.б. проектлар бар.
Казанны тәкъдим итүче финалга үткән барлык проектлар да Россиянең Милли вакыйгалар календарена кертелде. «Милли вакыйгалар календаре зур әһәмияткә ия. Бу – барлык кунакларга катнашырга тәкъдим ителә торган чаралар җыелмасы», - диде Санникова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз