news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның алты лицее Россиянең иң яхшы 200 мәктәбе арасына кергән

Россиянең иң яхшы 200 мәктәбе арасында 131нче лицей, 2нче лицей-интернат, 7нче, 19нчы гимназияләр, КФУ лицее һәм IT-лицей бар.

Казанның алты лицее Россиянең иң яхшы 200 мәктәбе арасына кергән
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). 2017 ел нәтиҗәләре буенча Казанның алты мәктәбе Россиянең иң яхшы 200 мәктәбе арасына кергән, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте шәһәр Мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Илнар Һидиятовка сылтама ясап.

131нче лицей Россиянең иң яхшы – 25, ә 2нче лицей-интернат, 7нче, 19нчы гимназияләр, КФУ лицее һәм IT-лицей 200 иң яхшы мәктәбе арасына кергән.

Иң яхшы 500 мәктәп арасында 9, 94, 122, 125нче гимназияләр, 121, 159, 177нче лицейлар, 72, 141, 146нчы мәктәпләр бар.

Рейтинг белем бирү сыйфаты күрсәткечләре, шул исәптән Бердәм дәүләт имтиханы һәм олимпиадалар нәтиҗәләренә таянып төзелгән.

Бөтенроссия олимпиадасының соңгы этабында Казан мәктәпләрендә укучы 131 бала катнашкан, шуларның 78е (2016 елга караганда 6га күбрәк) җиңүчеләр һәм призерлар арасына кергән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100