Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Казанның «Алишовчы» хореография студиясе үзенең 50 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә
^Казанның «Алишовчы» хореография студиясе үзенең 50 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Рәис Габдулла). 19 мартта К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Казанның А.Алиш исемендәге балалар иҗат сарае каршында эшләп килүче «Алишовчы» хореография студиясе оешуга 50 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе узачак. Коллективны ярты гасырлык юбилее белән ТР Министрлар Кабинетының югары, урта һөнәри белем бирү һәм фән идарәсе башлыгы урынбасары Георгий Гатауллин, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, башкалабызның Вахитов районы муниципаль берәмлеге вәкилләре, студия ветераннары тәбрикләячәк.
Ике бүлектән торачак концерт программасы безнең коллективның иҗатын күзәтеп баручылар күңеленә хуш киләчәгенә шигем юк, диде хореография студиясе мөдире Лариса Северьянова. Кичәнең беренче бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Санкт-Петербургның «Форте» вокаль хореография студиясе, башкалабызның «Бәхетле балачак», «Кояшкай» бию коллективлары, «Шарм» шоу-театры, Казан хореография училищесы бию ансамбле һәм башка коллективлар катнашыр дип көтелә. Икенче бүлек исә тулысынча «Алишовчы» хореография студиясенең чыгышыннан гыйбарәт булачак.
Лариса Александровна кыскача гына студиянең тарихы һәм ирешкән уңышлары белән дә таныштырып үтте. 1956 елда Казанның Пионерлар һәм укучылар сарае базасында хореография түгәрәгенә нигез салына, диде ул. 1965 елда әлеге түгәрәк «Алишовчы» хореография студиясе итеп үзгәртелә һәм аның белән Нина Кружакова җитәкчелек итә башлый. Студия инде күп еллар дәвамында актив концерт эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Яшь биючеләр үз чыгышлары белән Мәскәү, Волгоград, Түбән Новгород, Әстерхан, Кострома, Санкт-Петербург, Тольятти, Иваново, Киров, Екатеринбург, Туапсе һәм башка шәһәрләрдә яшәүче сәнгать сөючеләрне сокландырды. Коллективны шулай ук Украина, Литва, Белоруссия, Польша һәм Германия кебек илләрдә дә яратып кабул иттеләр. Хореография студиясе республика, Бөтенроссия, Халыкара балалар иҗаты конкурс һәм фестивальләрендә күп мәртәбәләр лауреат исемен яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз