news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанны алганда һәлак булган хәрбиләр һәйкәлен төзекләндерүгә акча бүлеп бирелде

Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән проект документларын эшләп бетерү һәм гыйбадәтханә урнашкан утрауны ныгыту өчен финанслар бүлендде.

Казанны алганда һәлак булган хәрбиләр һәйкәлен төзекләндерүгә акча бүлеп бирелде
архив

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанны алганда һәлак булган хәрбиләр истәлегенә куелган һәйкәлне (ул гыйбадәтханәне дә үз эченә ала) реставрацияләү проектына акча бүлеп бирде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан епархиясенең баш инженеры Михаил Федотов хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән һәйкәлнең проект документларын эшләп бетерү өчен финанслар бүленде. Нигездә, бу – гыйбадәтханәнең фасадлары һәм интерьерлары. Шулай ук гыйбадәтханә урнашкан утрауны ныгыту өчен акча бүлеп бирелде, диде Михаил Федотов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot